Мы в социальных сетях

Описание:

«Яр Чаллы дәүләт курчак театры» Татарстан Республикасы дәүләт автономияле мәдәният учреждениесе

Яшь шәһәребездәге матур бинада иң элек «Балалар һәм кошлар йорты» эшли башлый. Театрның баш режиссеры Александр Янкелевич тарафыннан балаларга шатлык-куаныч өчен тудырылган күркәм йорт була ул.

Хәзер шушы йортта урнашкан курчак театры Яр Чаллы шәһәрендә генә түгел, Татарстан Республикасында, Россиядә һәм аның чикләрендә дә абруй казанды.

Бүгенге көндә Яр Чаллы курчак театрының актерлар составы баш режиссер И.Ю. Клюев җитәкчелегендә яшь тамашачылар өчен спектакльләр әзерләүдә төрле чараларны куллана. Бу – күләмле декорацияләр, ут бизәлешенең төрлелеге, сәхнә алды һәм сәхнә тирәнлеге, ширма артында курчаклар белән эшләү һәм башкалар. Ягъни театр бүгенге көндә бик күп төрле сәнгать алымнарыннан файдалана. Балаларның һәм зур тамашачыларның үз театрларына мәхәббәте зур булуның сере, мөгаен, төрле пландагы кызыклы спектакльләрдә генә түгел, ә бәлки артистларның даими рәвештә календарь буенча төрле даталарга һәм бәйрәмнәргә багышлап уеннар, күңел ачу, мәдәни-ял программалары үткәрүендәдер.

Билетлар курчак театры кассаларында сатыла.

Билет бәясе – 1 кешегә 150 сум (яшенә карамыйча). 
Театрга эш көннәрендә төркем белән килү – 1 кешегә 80 сум.
Белешмә өчен телефон: 8(8552)38-07-78

Кассаның эш режимы: 

Дүшәмбедән җомгага кадәр – 10:00 дән 18:00 сәгатькә кадәр (төшке ял – 13:00 - 14:00 сәг.)

Шимбә, якшәмбе – 9:00 дән 15:00 сәгатькә кадәр 

Телефоны: (8552) 38-07-78

Адресы: Яр Чаллы шәһәре, 
Мәктәп бульвары, 2 (18/09) йорт, 
Тынычлык проспекты, 
«Курчак театры» тукталышы 

Рәсми сайты: chelny-teatr@mail.ru


Хезмәткәрләр:


Понедельник, 1 апреля 2024, 18:00